yakovlev_r116 (yakovlev_r116) wrote,
yakovlev_r116
yakovlev_r116

АЧЫК ХАТ – КҮП КАТЛЫ КУРЧАК (МАТРЁШКА)

Рәсәй Федерациясенең президенты
В.В. Путинга
-“Очрашырга иде”,- шәһәрдә яшәүче.
-“.........(Нецензур реплика, руслар әйтмешли – мат),- шәһәр хәкиме Магдеев Н.Г.
“Очраша алмау турында”
2015 елның 8 ноябре, Яр Чаллы шәһәренең хәкимият бинасында.

                                             Хөрмәтле Владимир Владимир улы!
Бу елның башыннан алып мин Яр Чаллы шәһәренең муниципалитетында эшләп килүче хәкимият башлыклары: шәһәр хәкиме Н.Г.Магдеев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Р.А.Абдуллинның хокук бозу эшләре буенча депутатлык тикшерү эше алып барам.
Үзара бәйләнгән хәлләр чылбырының анализы, массакүләм хокук бозу фактлары, ә иң мөһиме, Рәсәй Федерациясе Конституциясенең төп законын бозу – болар барысы да системалы рәвештә эшләнгән һәм абсолют җавапсызлыкта калдырылган, җәза курелмәгән. Бу вакыйгаларны өйрәнгәннән соң мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем. Аларның һәрбер кылган эшләре кинәт кенә түгел, ә баштан ук җентекләп уйланылган, бик төгәл итеп планлаштырылган.  Һәм, нәтиҗәдә, алар үзләренең ясалма системасын барлыкка китереп, безнең тирә-юнебездә хокукый “гәриплек” тудырганнар. Ләкин, бу система, әлбәттә, аягында озак кына каты басып тора алмый, як-ягына авып китә, юкара һәм кытлык кичерә.
Ни хәтлек ваемсызлык, хокук бозу һәм Чаллылыларның акчаларын талап алу белән бер күрәм мин аларның бу кылган гәмәлләрен. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, бу – Рәсәебезнең дәүләт куркынычсызлыгына мылтыктан туры ату, иң зур янау дип күрәм мин бу вакыйгаларны. Минем Сезгә мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе дә нәкъ менә шушы инде.
Барысы турында алдагы юлларда тулырак язачакмын. Иң элек шәһәребездәге төп резонанс хәлләр һәм хокук бозу очракларын аерып әйтермен. Алар арасында ачыкланганнары һәм ачыкланмаганнары да бар. Соңыннан анализ һәм булган хәлләрнең версияләре тәкъдим ителәчәк.

П.1. Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе Р.А.Абдуллин (соңыннан – Абдуллин) 2015 елның март аеннан алып эшмәкәр Р.Әхмәдиевка төзелеш өчен ризалык бирмәгән. Абдуллин моны эшмәкәрнең җир бүлегенең арендага алу срогының вакыты чыккан һәм җирне аннан алу белән аңлата. Җир бүлеген эшмәкәр Р.Әхмәдиевтан тартып алуы менә нәрсә белән бәйле булганы ачыклана. Ринат Әхмәдиевның җир бүлеге буенча күршесе Радик Равилов исемле кеше Абдуллинның дусты булып чыга. Р.Равиловның биек катлы биналы җир бүлегенә өстәмә җир кирәк була. Бу Равиловның проекты экспертизаны уңай үтсен өчен бик мөһим кагыйдә була. Абдуллин ихтыяры белән төзелешкә каршы барлыкка килгән бу компания судның 3 карарын һәм шәһәр прокуратурасының билгеләмәләренә карамастан тыныч кына эшләп ятуларын дәвам итте. Минем Милли коррупциягә каршы эш итү комитетына  (Беркетмэ №1, №2) хат җибәрү нәтиҗәсендә бу эшкә Сезнең башлык идарәсе – коррупциягә каршы эшләр алып бару сораулары буенча Президент идарәсе катнаша. Оператив тәэсир эше, карадан кешеләр – болар барысы, нәкъ бер елдан соң, 2016 елның 21 мартында, ниһаять, эшмәкәргә төзелеш өчен ризалык бирелә.
Ләкин Абдуллинны җавапка тарту дигән сорау шәһәрнең хокук саклау органнарына бирелә. Нәтиҗәдә ул җинәять күзәтүеннән китә ала һәм җавапны үз өстеңә алу персональдән административ җаваплылыкка икенче төрле итеп квалификацияләнә. Бу очракта – Башкарма комитет җавапка тартыла дигэн сүз. 110000 сумлык штраф шәһәрнең бюджеты һәм Башкарма комитет җилкәсенә төшә.
Персональ җавап бирү дигән төшенчә  монда юкка чыга. Рәсәй Федерациясенең Конституциясе монда бозыла. Статья 6.2./ Принцип равенства перед законом/ Закон алдында бердәмлек принцибы/.

П.2.
Абуллин үзенең дусты Р.Равиловтан (аның турында п.1дә) җир бүлегеннән кулланган өчен 1,5 ел дәвамында 15,7 млн. сум аренда түләмен алмаган. Моны күз алдыгызга китерә аласызмы? Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен гади шәһәр кешесе бары тик 2 генә ай түләми калып, аның бурычы 15,7 мең сум булса, ни булыр иде аңа?! Ә Абдуллиннның дусларына бюджетка 15,7 млн. сумны түләмәсәләр дә була. Моның өчен аларга да, моңа юл куючы персонага да берни булмый.
Яр Чаллы шәһәре Прокуратурасы билгеләгән.
Персонал
ь җавапка тартылу булмады. Рәсәй Федерациясенең Конституциясе бозыла.  Статья 6.2./ Принцип равенства перед законом/ Закон алдында бердәмлек принцибы/.

П.3.
Тикшерү нәтиҗәләреннән соң, 2016 елның 9 мартында, Абдуллин, теләр-теләмәс кенә диярлек, Р.Равиловны судка бирергә мәҗбур була. (Шәһәр башкарма комитеты исеменнән!). Бу бары тик ялган, формаль рәвештә һәм, янәсе, бюджетка 15,7 млн.сумны кайтару өчен эшләнә. Ләкин ул судка булган барлык исбатламаларны тапшыра. Бу – Р.Равиловның җир бүлеген максатсыз куллану буенча исбатламалар: Татарстан республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы коммисиясенең контроль сатып алу эше нәтиҗәләре. (Беркетмә №3: җир бүлеген максатсыз куллануны исбатлаучы фото, аудиоязма, чек). Башкарма комитет ягыннан ике суд оттырылган, тагы шундый бер күренеш, һәм Чаллылылар 15,7 млн. Сум бюджет акчасын беркайчан күрмәячәкләр.
Персональ җавапка тартылу булмады.

П.4. Абдуллин торак фондын капиталь ремонтлау буенча дәүләт заказын үзенең якыннарына, шул ук Р.Равиловка, М.Мингалимовка, О.Николаевка һәм башкаларга бүлү эшен башкара. Ул моны бернинди конкурс оештырмый гына үткәрә. Яисә эш башланып киткәннән соң факт алдында кую гына була. Элбәттә, бу федераль законнар идарәсеннән аерым эшләнә. Мондый ачык процедураны карар итүче законга каршы барлык кеше күрерлек итеп кадерсезлек күрсәтә. (ссылка Челны-биз)  һәм  моны эшендә исбатлый – 2017 ел капиталь ремонтлары гөрләп эшли дә инде. Конкурслар уздырылмаган .
Татарстан Республикасы буенча Федераль Антимонополия Хезмәте тарафыннан билгеләнде.
Персональ җавапка тартылу башкарылмады.
Рәсәй Федерациясенең Конституциясе бозыла.  Статья 6.2./Принцип равенства перед законом/ Закон алдында бердәмлек принцибы/. Статья 4.2./ О верховенстве федеральных законов и Конституции на всей территории России. / Федераль законнарның һәм Конституциянең Рәсәйнең бөтен җирлеге алдында өстен булуы.

П.5.
Хокук саклау органнарының бу мәсъәләләргә карата берни эшләмәү темасын дәвам итеп, шуны әйтәсем килә. Минем быелгы март аенда “криминал конвейер” дип атаган гозерем ныклап тикшерелмәде, минем тапшырган исбатлаучы материалларның төбенә төшүче булмады. Мин моның сәбәбен соңыннан барлыкка килгән эшмәкәрләр арасындагы проблемаларның килеп чыгуы, аннан хәйрия фондына түләү кертү һәм “Хронологик яктан ялгыш туры килгән” Башкарма комитетның бу проблеманы законлы итеп эш итүенә бәйләдем. Суммалар, түләү кәгазьләре, фирма тарихлары 4нче беркетмәдә.
Абдуллинны персональ җавапка тарту башкарылмады.

П.6. Бигрәк тә башка башка сыймаслык чираттагы җавапсызлыкта калган хәл бу вакыйгалардан соң була. Миңа Ткачев Александр Александрович мөрәҗәгать итә. Ул – җир бүлегенең хуҗасы һәм төгәлләнеп бетмәгән төзелеш объектының хуҗасы. Җире һәм объекты безнең шәһәрнең Җиңү паркында урнашкан. Эшмәкәр сонгы 1,5 ел эчендә проектлау һәм балалар үзәге төзү өчен төзелеш планы ала алмый йөри икән. Моның өчен 2015 елның 21 июлендә Ткачев үзе һәм урамдагы үтеп баручы кешеләр шәхси җирлекнең коймаларын демонтажлауларын күреп алып, ялгыш кына шахит булалар. Баксаң, бу эш Абдуллинның туры указы буенча эшләнә икән. А.А.Ткачев шәхси территориясенә килеп керү һәм милеген бозу гозере белән шәһәрнең Эчке эшләр идарәсенә  мөрәҗәгать итә. Ләкин аңа кире җавап кайтарыла. (Беркетмә №5). Бераз вакыт узгач аның территориясендә барлык агачлар кисеп ташланыла һәм тротуарлар салына. Хәзерге вакытта ул урында “Славица” компаниясенең сәүдә павильоны урнашкан. Әйтеп китмичә булмый, “Славица” компаниясе “Криминаль конвейер” исемлегендә дә бар һәм Абдуллин фондына 5,2 млн.сум түләп, бик тиз генә, аукционсыз гына, Федераль законны узып китеп, безнең шәһәрдә 44 сәүдә объектын урнаштырып куюга хокук алды. Татарстан Республикасы буенча Федераль Антимонополия Хезмәте тарафыннан билгеләнде.
“Славица” директоры Ткачевка телефон аша Башкарма комитет белән килешүе барлыгын һәм хәзер анда эшләячәген җиткерде. Шулай итеп, Абдуллинның туры указы буенча А.А.Ткачевның шәхси иминиятенең күп өлеше тартып алына, милеге бозыла (койма), агачларын кисеп ташлау һәм өченче якка арендага бирү эше башкарыла. Бер этапта да Башкарма комитет әлеге җир бүлеген сату яки күчерү буенча Ткачев А.А. белән язма да, телдән дә бернинди элемтәгә керми.  (Беркетмә №6: булекне тартып алу тасфирланган фото һәм схема).
Рәсәй Федерациясенең Конституциясе бозыла.  Статья 8.2./ Принцип неприкосновенности частной собственности / Шулай ук шәхси милеккә кагыла алмау принцибы бозыла. Бу статьяне Рәсәй Федерациясенең Конституцион Суды Карары чыгара (1 апрель 2003 ел, Конституция хәлен тикшерү турында п.2 ст.7 “Аудитор эшчәнлеге” федераль законы.
Ләкин монда гына сүз бетми әле. Алда язганнарым – болар ачыкланган хәлләр.
Ә менә, ачыкланмаган, четерекле, катлаулы эш таләп итүче хәлләр турында язмам алда. Дәүләт идарәләренең төп вазыйфасына кергән җентекләп тикшерү, төбенә төшү кебек вазыйфаларның үтелмәве мине алдагы хәлләр турында әйтергә мәҗбүр итте.
Ишетеп кенә сөйләгәннәрне раслап та, яклап та, кире кагып та булмый, ләкин, алар да тикшерү, ачыклау аша үтәргә тиеш.
Яр Чаллы шәһәрендә капиталь ремонт өчен заказлар, вакытында үткәрелергә тиешле конкурсларсыз гына тапшырыла (Татарстан Республикасы буенча Федераль Антимонополия Хезмәте тарафыннан билгеләнү буенча конкурс узган дата белән куела), шулай ук 25% “артка тәгәрәү” белән. Бу генераль подрядчыларның подрядчылардан эшләрнең түләвен 25%тан 30%ка хэтле төшеруен таләп итүендә раслана. Бюджет өчен – бу чыккан акча, ә гади чаллылылар өчен – сыйфатсыз продукт. Моны дәлилләп ике мисал китерәм.
1.                     Миңа активист, җәмгыятьче Изотов Сергей мөрәҗәгать итте. Ул җәйге сезон башында 2 айга торак фондының капиталь ремонт буенча подряд оешамсына төрле эшләр башкаручысы булып урнаша. Түбә - аквариум һәм эшнең бүтән нәтиҗәләре - видеосюжет язмасында.
Видеоязма- Беркетмә №7а https://youtu.be/vYzxET4kWzk
Видеоязма- Беркетмә №7б https://youtu.be/ZaZ5F3XmDRY
2.                     Ә бу фотода – 15нче шәһәр мәктәбенең коймасы. Фотодан күренгәнчә, койма юк дисәң дә була. Фотосүрәткә төшерү моментына койманың 25%ы юк диярлек. Мондый хәл булырлык, чөнки мәктәпкә 40 елдан артык. Ләкин, менә нәрсә, бинага федераль һәм республика акчасыннан капиталь ремонт 2015 елда гына эшләнгән. Объект барлык дәүләт хезмәтләре тарафыннан уңай кабул ителә. Беркетмә №8.
Фотосүрәттә күренгәнчә, булмаган койма туп-туры җылылык трассасына илтә. Бу исә 1250 укучының исәнлекләренә карата куркыныч янау. Рәсәй Федерациясенең Конституциясе бозыла.  Статья 20.1./ Каждый имеет право на жизнь. / Һәрбер кеше яшәргә хокуклы. Персональ җавапка тарту башкарылмады.
Тикшерелмәгән хәбәр буенча – төркемнең кагыйдәсе – 25% откатны беренче “букчадан” түләгәннәр. Төгәлрәк, капремонт өчен бюджетның 2016 ел өчен биреп куелган акчасыннан (1,1 млрд.сум) – 275 млн.сум була. Бу процессны, бу оештырылган нәтиҗәне контрольдә тотып, акчаны үзләштеру бик мөмкин. Моны тикшерергә кирәк.
Бу да соңгы сүзем түгел әле. Хатка өстәп үзем төзегән Яр Чаллы шәһәре граңданнарының һәм эшмәкәрләренең Башкарма комитет тарафыннан хокукларының бозылуы хакында аналитика да өстим. Беркетмә №9.
Магдеев командасы массакүләм информацияләрдә үзләрен законга гына буйсынган, популяр булмаган реформалар үткәрүче кешеләр итеп күрсәтергә тырышалар. Чынбарлыкта исә:
1)                    Җир бүлекләренә ризалык бирү һәрвакыт ике як катнашында гына үткәрелә: Башкарма комитет һәм эшмәкәр. Белгәнебезчә, эшмәкәрләр үзләренең бозу эшләре өчен җир бүлекләрен югалталар. Ләкин миңа шунысы билгесез – ни өчен Башкарма комитетның бер эшчесе дә законсыз җир бүлеген тараткан өчен Магдеев тарафыннан җаваплылыкка тартылмый икән? Эшмәкәр үзенең җир бүлеген киштәдән алмагандыр бит?
2)                    Миңа эшмәкәр С.Федосов мөрәҗәгать итте. Аның кулында Идел округының арбитраж судының кассацион инстанциясе карары (14.04.205 ел. Дело А65-13449/2014). Монда да федераль законны бозу күренеп тора: шәһәр үзәгендәге бик зур җир бүлеген бирү буенча (бүлек Д. Бибишевка теркәлән, суз скандал аша таныш булган 17/03 йорты янындагы күргәзмә үзәге турында бара). Бу очрак белән бәйле, Башкарма комитет җитәкчесе Ф. Латыпов (Абдуллинга хәтле булган җитәкче) 15000 сумлык штрафка тартыла (законсыз җир бүлеген бирү буенча һәм тагы законны бозуга карата кылган бозу эшләре исемлеге китерелә). Шуннан соң С.Федосов (аның законлы вәкиле Т.Федосова) хат белән Абдуллинга мөрәҗәгать итәләр. Ул суд карары нигезендә кадастр бәясе 50 000 000 сумлык җир бүлеген шәһәргә кайтаруны сорый. Тискәре җавап ала ул.  (Беркетмә №10). Ничек була әле бу? Алар бит закончылар, акча да зур күләмдә. Ә кайда дәүләт, муниципалитет мәнфәгатьләре? Аукционга куеп бюджетны тулыландырырга да булыр иде, югыйсә.
3)                    Миңа “Бимет” берләшмәсе директоры , ВПК поставщигы В.П.Львов мөрәҗәгать итте. Аның берләшмәсе – Яр Чаллының горурлыгы. Регламент буенча, ул договор аша җир бүлегенең аренда вакыты чыгу сәбәпле, яңа килешү төзер өчен Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә. Шулай ук ул җирендә барлыкка килгән 5 теркәү алган капиталь төзелеш объектлары турындагы документлар да тапшыра. Ул  объектлар аның исемендә. Ләкин  В.П.Львов тискәре җавап ала. Сәбәбе – аның җир бүлеге малларның зираты булган санитар зонада урнашкан. Беркетмә № 11. Ләкин бербөтен ”Развитие” дигән парк та санитар зонада урнашкан.  Ссылка... Ләкин бу аңа үсеш алырга һәм дәүләттән акча белән тәкъдим ителүгә комачауламый. Бәлки эш шундадыр, “Бимет” берләшмәсенең җир бүлеге белән янәшәдә генә күршесе- шәһәрдәге элиталы, иң кыйбатлы җирле микрорайон булгангадыр?
Икеләтә стандартлар? Юк, страндарт берәү – ул кире эшләнгәнне туры итеп эшләү.
Хөрмәтле Владимир Владимир улы, мин Сезгә һәрбер сорау буенча аерым карар чыгаруыгыз өчен мөрәҗәгать итмәдем. Мин шуны аңларга телим – ник Рәсәй Федерациясенең Конституциясе – безнең дәүләтебезнең иң төп законы, аның һәрбер кешенең яшәргә хокукы бар, шәхси милеккә беркем дә кагыла алмый, закон алдында барыбыз да бердәм дигән төшенчәләргә буйсынмый гына, законны бозып яшәүгә юл куелырга тиеш соң?
Чынбарлыкта, Татарстан республикасының Президент позициясе коррупцион чыгышларга каршы үзе генә чыга алмый. 2016 елның март аенда “криминаль конвейер” дип исемләнгән оешма буенча барлык сораулары блокланды. п.5, п.1-п.4. 
Барысын җентекләп аңлар өчен һәм өстәмә белешмә алыр өчен, мин борынгы ысулны – “паник хөҗүмне” кулланырга мәҗбүр булдым. Шәһәр хәкиме Н.Г. Магдеевка ультиматум игълан иттем. Шуннан соң кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ул дип сорагыз. Абдуллин белән алар М.Ш. Шәймиевка мөрәҗәгать итәләр.
Шуннан чыгып, минем фикерем шул - безнең җирлегебездә хокукый “гәриплек”не кем хуплап торуы ап-ачык.
2010 елның февраль аенда Татарстан Республикасының Президент вазыйфасына Рөстәм Нургали улы Миннихановны чыгару Татарстан Республикасының беренче президенты һәм федераль узәк аркасында төзелгән өч яклы кулуар килешү нәтиҗәсендә башкарыла.  Килешү нигезе буенча Р.Н. Минниханов шәһәрләрдәге хәкимнәрне, республикадагы вип-вазыйфаларны үзе сайлый. Ләкин катгый Шәймиев М.Ш. шәхсән үзе биргән исемлегеннән генә. Килешмәләрнең нәтиҗәсендә 2010 елның март аенда түбәндәге фигураларның “йөруе” башлана:
Вакытыннан алда үзенең эшеннән дәүләт советы депутаты И.Ш. Фардиев туктый (ул - Шәймиевның туганы). Абсолют синхрон рәвештә шул ук көннәрдә Татарстан Республикасының беренче президентыбызның “үз кешесе”, Бөгелмә хәкимият башлыгы Н.Г. Магдеев  үзенең эшен туктата.
Исегезгә төшерәм, 1998 елда Шәймиев М.Ш. Магдеевны Яр Чаллының хәкимият башлыгы урынына тәкъдим итте, ләкин тегесе баш тарткан иде. Шулай ук Шәймиев М.Ш. Магдеевның Богелмәдән “Транснефть” федераль компаниясен кысып чыгаруына куз йомып “гафу итте”. Нәтиҗәдә, шәһәр ел саен 100әр млн.сум югалтты, йөзләгән гаиләләр эшсез калды.
Шулай итеп фигуралар старт позициясенә чыгалар. ТР идарәчелегендә һәрберсе астына аерым министрлык барлыкка китерәләр. Бу - М.Ш. Шәймиевның исемлеге формалаша дигән сүз.
2014 ел.  Рәсәй Федерациясе идарәчелегендә федераль финанс ярдәме белән алдынгы үсешле территорияләр формалаштыру буенча карарлар кабул ителә. Яр Чаллы – шундый шәһәрләр исемлегенә керерлек шәһәр дип санала. Яр Чаллыда шундый зона оештырылачак. Шәһәр советына ике фигура керә. Булачак шәһәр советы депутатларыннан шәһәр хәкимияте башлыгы (мэр) сайланачак та бит инде. Яр Чаллы шәһәренең хәкимият башлыгы итеп Н.Г. Магдеев  билгеләнә. Ләкин ул үзгәрергә уйламый да, аның элеккеге эш урыннарындагы хезмәткәрләрнең 30дан артык җинәять эшләре - анын тамгасы (белешмәләр ачык чыгышлардан. Беркетмә №12). Бу “койрыгы” – аның Р.Н. Минниханов командасы форматы түгеллеген бик ачык сызыклап тора. Чыннан да, Татарстан Республикасының Президенты Р.Н. Миннихановның коррупциягә каршы позициясе ныклы. Аның командасында андый кешеләр бары тик юк. Ул теләсә нинди пычраклык эшләгән кешегә ишеккә таба гына юлны күрсәтәчәк. Ләкин безнең очракта болай хәл ителмәде. Республиканың Президент тикшерүе Магдеев командасындагы барлык закон бозу очракларын күрсә дә, мәсъәлә чишелмәде. Аннан тыш, бернинди тикшерү булмады дигән сәбәп белән чыгып, комиссия халыкка тикшерү нәтиҗәләрен күрсәтмәде дә.
Алда әйтелгән вакыйгалар – гап-гади. Әгәр Н.Г. Магдеев исемлегеннән бер фигура төшеп кала икән, аның урырына  И.Ш. Фардиев исемлегендәге кеше урын ала. Берни эшләмәү, барысына күз  йомуны мин бу фигураларның күчеп йөрү процессында сабырсызлык белән бәйлим.
Ничек кенә булмасын, әлеге вакыйгалар күренмәс җепләр белән бәйле. Ә бу үз чиратта, Магдеев командасы өчен җавапсызлык ситуациясе, аннан соң дәүләт белән бик түбән идарә итүне тудырып чыгара. Рәсәй Федерациясенең Конституциясен бозу - Рәсәй Федерациясенең өлкәнрәк закон челтәренең юкаруына, аннан чыгып, Рәсәйнең бу җирлегендә дәүләт суверенитетының әкренләп бетә баруын күрсәтә. Соңыннан ни көтәргә була? Монда өшегән хәлдә кебек буласың – башта аяк бармакларын гына сизмисең, аннары  аякларыңны, ә соңыннан – аяклар сезнеке түгел. Бу дәүләт куркынычсызлыгы соравы, бу шәхси тема тугел.
Хөрмәтле Владимир Владимир улы, форсаттан файдаланып, шушы хат кысаларында Медведев Дмитрий Анатолий улына да мөрәҗәгать итәсем килә. Чөнки минем аның Мәскәүдәге җәмгыятьне кабул итү бүлмәсенә ике тапкыр мөрәҗәгать итүем җавапсыз калды. Ә Сезнең исемнән минем гозерем аның кулына барып ирешәчәк.
Хөрмәтле Дмитрий Анатолий улы! Әгәр Сез бу хатымны башыннан ук укыган булсагыз, күргәнсездер – тыныч кына ризалык биргән Мөхәммәтшин Фәрит Хайрулла улының, Алексей Николай улының (Республикадагы региональ “Бердәм Рәсәй”нең Мәскәүдәге кураторы) тыныч кына барысын үткәреп җибәрүе – нинди кызганыч нәтиҗәләргә китерделәр. Әле монда барлык региональ политсовет әгъзаларының исемнәрен кертмәдем. Бу проблемага үзенең иң төгәл катнашын белдергән региональ бүлекнең алып баручысы ярдәмчесе Ратникова Римма Атласовна фразасы: “Сергей, сез идеалчымы? Сез партиянең Уставының һәрбер хәрефе тәңгәл килергә тиеш дип уйлыйсызмы әллә?” Моны партиянең югары дәрәҗәле кешесе әйтә, бик көчле әйтә!
Моннан тыш, Магдеев белән Абдуллин тагы бер бик зур, партия Уставы катгый тыя торган адым ясадылар. 2015 елның 19 июнендә Казан шәһәрендә Э.Ф.Тимергалиевка каршы җинәять эше кузгатыла (ст.159 частҗ 4/Уң 339856(ОПN10)/гаризачы Никонова Елена Владимир кызы. Сәбәбе – ООО “ПСУ” җитәкчесе буларак ул 1,5 млн.сумны янап алган. Аннан соң ялган ысул белән акчаның хуҗасы булган. Эш монда да җир операцияләре белән бәйле була. Ул вакытка Э.Ф. Тимергалиев Яр Чаллының Башкарма комитетында, җир һәм милек сораулары идарәсенең башлыгы ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Җинәять күзәтүе астында булуы аңа идарәнең башлыгы, соңыннан Башкарма комитет җитәкчесенең ярдәмчесе булып җитәргә бер дә комачауламый. Моны мин, педофилия җинәяте күзәтүе астында булган кешегә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә рөхсәт ителү, соңыннан бакчаның мөдире булуын күрәм. Кадлар политикасы аңлашыла – төркем үзенә тәңгәлләрне генә сайлап ала. Тимергалиев – партиясез, аны әгъзалыктан сызып ату яисә туктатып тору булырлык булмас иде, чөнки партия алдындагы бөтен җаваплылык Магдеев белән Абдуллин өстенә төшә.п 4.3.2.
Бу гына түгел әле. Тимералиевны шәһәргә Магдеев алып килә, ә Тимергалиев үзенең командасына ОАО “Геополис” генераль директоры М.С. Давлетшинны алып килә. Давлетшинга быелның 18 июнендә җинәять эше кузгатылды инде (дело № 534169 по ст.291 прим.1 ч.3 /Взятка в особо крупном размере, в составе группы / Зур күләмдәге ришвәт, төркем составында). Бу да соңгы сүз тугел әле. 2016 елның 12 августында Фәрид Кыямов исеменә ике җинәять эше кузгатылды: ч.1 ст.201 УК РФ (Злоупотребление полномочиями), ч.1 ст.285 УК РФ (злоупотребление должностными полномочиями). Аннан икенче як оешмалар фиктив килешүләр төзүдә шикләнәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, законсыз рәвештә 24 млн.сум күчерелгән. Барлык “батырлар” үзләренең эш урыннарында. Бик уңышлы оешкан төркемнең эше менә шундый.
Хөрмәтле Дмитрий Анатолий улы! Болар игътибарсыз калдырырлык вакыйгалар түгел, мондый әгъзаларга безнең партиядә урын юк! Шуннан чыгып, Сездән партия исемлегеннән Н.Г. Магдеев, Р.А. Абдуллинны партия исемен дискретикацияләгән өчен алуыгызны сорыйм.
Аларның кылган эшләрен мин дәлилләп п.1-п.6 яздым, шулай ук алдагы абзацта. Әлбәттә хатның иң башында шәһәр хәкименең чаллылыга нецензур репликасы шәһәр идарәсендә хуҗа булган кешенең портретын абайлап бирә. Искәрмәне Партия Уставының нигезендә п.4.3.2 башкарырга.
“Бердәм Рәсәй” – бу минем партиям, искитмәле уставлы, тугры һәм чын, лаеклы кешеләрдән генә торган партия. Партия әгъзалары белән горурланырга була. Андый горурланырлык кешеләр безнең шәһәрдә дә, партиянең Башкарма комитетында, политсоветта да бик куп. Ләкин Магдеев һәм Абдуллин бергә без сайлауларда халык биргән ышаныч авансын эшләп бетерә алмабыз. Аванслар, минем уйлавымча, бүтән булмаячак. “Минем коралым – дөреслек, һәм бу корал алдында теләсә нинди армия көчсез”, - дигән күпне ерактан ук күргән кеше. Хәзер Әхмәт-Хаҗи Кадыровның сүзләре бердәмлек, хаклык, Уставны кадерләү өчен безнең партиябездә бик төп рецепт булып тора.
Алар безнең партияне үзләренең “эшләрендә” батырганчы, аларның үзләрен “партияләчә батырырга” кирәк. Сездән дөрес карар чыгаруыгызны сорыйм.
Хөрмәтле Владимир Владимир улы, сүз шәһәр башлыгы турында бармаса, сүзем болай ук озын булмас иде. Килеп чыккан сүрәт тыштан менә нәрсә күрсәтә: оешкан төркем үзенең әгъзаларының мәнфәгәтләрен яклый п.1-п.6, үзенең әгъзаларының файдасына эшмәкәрләрдән җир бүлекләрен “кысып ала”, аннан соң алардан аренда түләмен кыскартуда катнаша; инде өченче ел конкурсыз гына дәүләт заказларын төркем эчендә тарата. Ләкин бу хат дәүләт идарәчелегенең беренче инстанциясе – шәһәр башлыгы турында бит.
Без монда бик тиз форма буенча (эпитет хат башында), ә хәзер п.1-п.6 эчтәлеге буенча криминал җәмгыятькә чумабыз.
Владимир Владимир улы, Сездән Рәсәй Федерациясенең Конституциясен, җирлегебездә дәүләт суверенитетыбызны яклавыгызны сорыйм. Шулай ук Рөстәм Нургали улы Миннихановны бөтен булган чикләүләреннән азат итүегезне сорыйм. Әгәрдә алар булмаса, аппарат күләмендә булышлык күрсәтүегезне сорыйм. Бердәм булып, булышлык чараларында актив катнашачагымны, Яр Чаллы шәһәре эшчәнлеген тәртипкә китерүдә, ситуацияне барлауда үземнең ярдәм кулымны сузарга әзер икәнемне белдерәм.
Хөрмәт белән,                                                                                                     Сергей Яковлев

Яр Чаллы шәһәре советы депутаты

“Бердэм Рәсәй” ВПП партиясенең
Яр Чаллыдагы бүлегенең җирле политсовет әгъзасы,
партия әгъзасы


Беркетмә
 https://drive.google.com/drive/folders/0B4mfAdxVdt7gQktZRlNIZU1oNDg




 
    
Tags: абдуллин, борьба с коррупцией, магдеев, миннниханов, набережные челны, путин, татарстан, татарча, тор, шаймиев, яковлев
Subscribe

Recent Posts from This Journal

  • Post a new comment

    Error

    default userpic

    Your reply will be screened

    Your IP address will be recorded 

    When you submit the form an invisible reCAPTCHA check will be performed.
    You must follow the Privacy Policy and Google Terms of use.
  • 0 comments